#ФлераГыйззәтуллина
Буралы авыл китапханәсе якташыбыз Флера апа Гыйззәтуллинаның иҗатына багышланган әдәби укуларга кушылды:
...Тышта коеп - коеп яңгыр ява,
Тәрәзәгә яңгыр җиле кага.
Йөрәк серләремә бәйләнә дә
Җир әйләнә Азнакайга таба.
Шигърияткә түккән моң - зарларым
Тимер таяк булмас авыр башка.
Чын йөрәктән мин исәнлек телим,
Һәр якташка, һәрбер авылдашка...
(Ф.Гыйззәтуллина)