25 август - ҖӘЛИЛЧЕЛӘРНЕ искә алу көне.
Моннан нәкъ 77 ел элек, 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә империя суды карары белән Муса Жәлил hәм аның 10 көрәштәшен гильотинада жәзалап үтерәләр. Алар: Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров. Жәлилчеләрнең батырлыгы шушы вакыт эчендә күңелләрдән жуелмады гына түгел, ә яңа мәгънәләргә дә баеды. Аларның батырлыгы халкыбызның йөз аклыгына әверелде. 77 ел элек татар халкының 11 асыл ир-егете Ватан иминлеге өчен, милләт даны өчен газиз башларын салганнар.