Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

ӘДӘБИ КАЛЕНДАРЬ- Фронтовик язучы Әдип Маликовның тууына 100 ел.

Матур бер гадәт бар -
Кичәләрдә
Китап кочаклаган балалар,
Автографлар яздырырга диеп,
Шагыйрьләрне урап алалар.
Үреләләр кулга, бәбкә сыман,
Яз балкуы нәни йөзләрдә.
Син бәхетле бергә шулар белән, Тагын нинди сөенеч эзләргә?
(Әдип Маликовның "Автографлар" исемле шигыреннән өзек.)
Буралы авыл китапханәсе Ә.Маликовның култамгасы куелган "Яшьлек утравы" (1974), "Гашыйклар юлы" (1978), "Гомер мизгелләре" (2001), "Җуелмас хәтер"(2004) исемле мавыктыргыч китапларын укырга тәкъдим итә.