"ӘКИЯТ УКЫЙМ - ТЫҢЛАГЫЗ! "
Әкиятне сабыйга аның теле ачылуга ук укый башлыйлар. Татар халык әкияте - "Камыр батыр" 0+ ярдәмендә балалар яхшылык һәм явызлык төшенчәләре белән таныштылар, ә гаделлекнең тантана итүе - аларның пакъ күңелендә канәгатьлек һәм шатлык тойгылары уятты, төсле рәсемнәрен дә карагач, барысын да җиңел аңладылар, Камыр батырга карата үз бәяләмәләрен белдерделәр.