Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

АЗНАКАЙДАГЫ МУЗЕЙ - ХӘТЕР, ТАРИХЫБЫЗ ЧАГЫЛЫШЫ.

 Безнең тормыш бүген генә барлыкка килмәгән. Аның үткәне, борынгысы, тарихы бар. Газета битләрендә язып, телевидение экраннарында еш кына кеше күрмәгән җирләрнең гүзәллеге турында берсеннән-берсе кызыклы тапшырулар күрсәтәләр. Безнең Азнакай җирлегендә андый урыннар байтак. Без аларны күреп, тиешенчә бәяләп кенә бетермибез икән. Тарих битләренә күз салсак, халкыбыз тарихи чыганакларын, милли йолаларыбызны саклап, буыннан-буынга тапшырып килгәнлеген күрәбез. Әлбәттә, аларны киләчәк буыннарга тапшыруда музейлар зур роль алып торалар. Музейларның кеше тормышында тоткан урыннары зур дип уйлыйм, чөнки, нәкъ менә музейга килеп кергәч, үзебезне үткәнгә кайткан кебек хис иттек. Азнакайда урнашкан музейда балалар үзләре өчен яңа, таныш булмаган әйберләр белән очраштылар. Кайсы гына әйбергә (экспонатка) күз салмыйк, анда тарих чагыла, әби - бабайларыбызның киемеме ул, сугыш чоры хатларымы, элеккеге йорт җиһазымы, борынгы китаплармы...Безгә, бик аңлаешлы, гади, кызыклы, мавыктыргыч экскурсия уздырган Азнакай музее хезмәткәрләренә;  бик әдәпле, кызыксынучан, гыйлемле, теләсә нинди сорауларга да тиз генә җавап таба алучы - яшь дусларыма, Буралыбызның бәхетле балаларына зур рәхмәтләремне юллыйм.