Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

ЯҢА КИТАП - ЯҢА ВАКЫЙГАЛАР!

Буралы авыл китапханәсе Илдус Диндаровның яңа китабы белән танышырга - укырга чакыра. Әлеге китапта язучы, шагыйрь, журналист И.Диндаровның күпъеллык иҗади хезмәтен чагылдырган повесте, хикәяләре, юморескалары туплап бирелгән. Алар армия тормышын, гади кешеләрнең көнкүрешен, гыйбрәтле, кызыклы вакыйгаларны яктыртуга, туган төбәкне, туган телне, халкыбызның гореф - гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән.
Торналар
Күкләр биеклеген тойганым бар,
Чагылышын күреп суларда.
Озак карап торсаң, упкыннарга
Тартып алыр сыман шул мәлдә.
Бәллүр кыңгыравы чыңлагандай
Яңгырады өнме-тавышмы -
Ерак җирдән, әнә, сагынышып
Торналарның кайтып барышы.
Һай, дөньялар нинди рәхәт,иркен,
Шатлык өне тибри һавада!
Бер карт чыккан яз җылысын тоеп,
Күңелледер бүген аңа да.
"Торналарны, - ди ул, - еш каршылыйм,
Бер әйләнеп кайта исәннәр.
Карчык кына китте... ахирәткә...
Кире кайтмас, нәрсә дисәм дә..."
Боек җанның иңрәвеннән кинәт
Гамьсез уйлар китте өзелеп;
Күкләр биек, көннәр матур да бит,
Килсәләр да кошлар тезелеп...
Сөенечләр генә китерми яз,
Көенечләр дә чират торалар.
Яшәү кадрен белсен өчен кеше,
Моң-гамь ташып йөри торналар.
(И.Диндаров)