Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

ӘДӘБИ КАЛЕНДАРЬ-Фронтовик язучы Хисам Камалның тууына 95 ел. (1926 - 2017)

Татарстанның халык язучысы Хисам Камал (Хисам Нуретдин улы Камалов) 1926 елның 14 апрелендә Татарстанның Әлмәт районы Кама-Исмәгыйль авылында игенче гаиләсендә туган. 1940 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач та туган авылының күмәк хуҗалыгында эшли башлый: җир сөрә, тырмага йөри, чәчү чәчә, атлар карый. 1943 елның ноябрендә унсигез яше дә тулмаган үсмер егетне гаскәри хезмәткә алып, 1944 елның апреленә кадәр мәгълүм Суслонгер-Сурок хәрби лагерьларында хәзерлек курслары үткәннән соң, май башында туп-туры фронтка озаталар. Ул Икенче Балтыйк буе фронты гаскәрләре составында бик күп канлы бәрелешләрдә катнаша, 1944 елның җәендә яраланып, өч ай чамасы госпитальдә ятып чыга, аннары яңадан фронтның алгы сызыгына җибәрелә, артиллерия полкының кыр элемтәчесе сыйфатында Латвия җирләре аша Польша чикләренә кадәр сугышчан юл уза. 1945 елның 26 февралендә X. Камалов кабат яралана һәм янәдән госпитальгә озатыла. Бу юлы җәрәхәт бик җитди булып, егеткә ел ярым төрле госпитальләрдә дәваланырга туры килә, ахырда бер аягын төптән кистереп, 1946 елны ул инвалид булып өенә кайта. Шул ук елны X. Камалов Татарстанның Бөгелмә шәһәрендәге педагогия училищесында укый башлый, училищены тәмамлагач, Казанга килеп, 1950—1954 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укуын дәвам итә. Аннан унике ел дәвамында Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир булып эшли. 1967 елдан башлап ул — язучы-профессионал, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. X. Камалның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре студент елларына туры килә. Педагогия институтында укыганда ул институттагы һәм республика яшьләр газетасы редакциясе каршындагы әдәби түгәрәкләргә йөри. Тәүге басма шигырьләре дә әлеге яшьләр газетасы битләрендә дөнья күрә. Соңга таба «Казан утлары» журналын да һәм башка матбугат басмаларында катнаша башлый. 1955 елда «Яңадан сафка» исемле беренче мөстәкыйль китабы, ә тагы бер елдан «Чияле тау» дигән икенче җыентыгы нәшер ителә. Шушы тәүге китапларындагы шигырьләрендә үк шагыйрьнең бөтен иҗатына хас темалар һәм сурәтләү үзенчәлекләре ачык билгеләнә. Аның игътибар үзәгендәге темалар — Ватан сугышы, Туган җир, Туган авыл, аның табигате, анда яшәгән җир кешеләре. Менә шуларны шагыйрь, тормыш дөреслегенә хилафлык китермичә, солдатларча кырыс һәм төгәл детальләр аша, табигый тонда сурәтләргә омтыла. Аның шигырьләре, форма, ритм җәһәтеннән кайчак кытыршырак тоелсалар да, укучыны үзенчәлекле шигъри образлары һәм фикер-хисләренең ихласлыгы һәм табигыйлеге белән җәлеп итәләр. X. Камал — күп кенә поэмалар авторы. Сугыш темасына багышланган «Яну» (1958), яшьләр арасындагы мәхәббәт, гаилә кору кебек әхлак мәсьәләләрен күтәргән «Мәхәббәт хакы» (1961), узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында шагыйрьнең туган ягында барган икътисади һәм көнкүрештәге үзгәрешләрне хатирәләр һәм фәлсәфи уйланулар аша сурәтләгән «Туган җирдә» (1964), «Әнкәй истәлеге» (1964), тарихи-фәлсәфи пландагы «Күңелдәге язулар» (1966), Кама автомобиль заводы төзелешендәге эшче яшьләр тормышыннан алып язылган «Яшьлек елмаюы» (1973) кебек поэмалар шагыйрьнең иҗатында күренекле урын тоталар. Узган гасырның җитмешенче елларыннан башлап Хисам Камал проза жанрында активрак иҗат итә. Үзе яшәгән чорның бәла-казаларга мул чынбарлыгын, фронттагы юеш-салкын окопларда һәм тылдагы хезмәт вахталарында афәтле сугыш фаҗигаләре чорын зур түземлелек белән кичергән гади кешеләрнең — үз замандашларының гыйбрәтле язмышларын күпертмичә-бизәмичә, бөтен кырыс хакыйкатенә тугрылык белән сурәтләп биргән «Һәркемнең гомере бер генә» (1975), «Безне өйдә көтәләр» (1982), «Үлгәннән соң яздым» (1989), «Түләнмәгән күз яше» (1995) романнары, «Бердәнбер ул» (1982) кебек повесть һәм дистәләрчә хикәяләр әдипнең проза жанрындагы зур иҗади уңышларына мисал була ала. Гомумән, 1955—2000 еллар арасында әдипнең татарча оригиналында һәм рус теленә тәрҗемәдә барлыгы егерме сигез китабы дөнья күрә. Шул арның егерме бере — шигырь җыентыклары, җидесе — проза әсәрләре, шул җөмләдән биш роман. 2004 елгы «Казан утлары» журналының 10, 11, 12 нче саннарында «Үксезләр» исемендә әдипнең чираттагы яңа романы басылып чыкты. «Һәркемнең гомере бер генә» һәм «Безне өйдә көтәләр» романнары өчен Х.Камал 1986 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. 2001 елда исә, татар әдәбиятын үстерүдә ирешкән зур казанышларын искә алып, аңа Татарстан Республикасының халык язучысы дигән шәрәфле исем бирелде. Хисам Камал — 1958 елдан СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.