Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

ӘДӘБИ КАЛЕНДАРЬ-Шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 80 ел (1941 - 1995).

Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗанов 1941 елның 14 апрелендә Татарстан АССРның Баулы районы Татар Кандызы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә җиде класс белем алганнан соң, 1957—1958 елларда Бөгелмәдә төзүчеләр әзерләү училищесында укый, аны тәмамлагач, нефть районнарында һәм Әлмәт шәһәрендәге төзү оешмаларында ташчы булып эшли. 1961—1964 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кереп, 1969 елда аны тәмамлап чыга һәм 1980 елга кадәр башта Татарстан АССР Культура министрлыгында сәнгать эшләре буенча инспектор (1969—1974), аннары «Яшь ленинчы» һәм «Татарстан яшьләре» газеталарында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1980 елдан ул —«Казан утлары» журналы редакциясе хезмәткәре. Рәшит Әхмәтҗанов әдәбият мәйданына илленче елларның ахырларында килә һәм 1959—1961 елларда «Азат хатын», «Совет әдәбияты» фсәзерге «Казан утлары») журналларында басылган шигъри цикллары белән әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. X. Туфан, С. Хәким, Г. Хуҗиев кебек тәҗрибәле шагыйрьләр яшь каләмнең поэтик фикерләүдәге мөстәкыйльлеген» табигый сәләтен һәм шигырьләренең тормышчанлыгын билгеләп үтәләр. Авторның 1965 елда басылып чыккан беренче шигъри җыентыгы да («Хыялларым үзем белән») укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан җылы каршы алына, ул поэзиядә производство темасын, хезмәт кешеләре образларын тасвирлауда үзенчәлекле бер уңыш итеп бәяләнә. Р. Әхмәтҗанов — бөтен рухы, табигате белән лирик шагыйрь. Аның шигырьләренә тыйнак моң-сагыш, халык җырларына хас җыйнаклык, садәлек хас. Аның лирик герое әхлакый сафлыгы, характерының бөтенлеге белән истә кала. Р. Әхмәтҗанов үзенең шигырьләрендә халык теле бизәкләреннән оста файдалана, фольклордагы традицион образларга, төшенчәләргә яңача яңгыраш төсмерләре бирә белә. 1980 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән чираттагы җыентык («Җан җылысы») әдипнең үзе тоткан юлдан эзлекле рәвештә алга атлавын, дөньяны шигъри образларда сурәтләү чараларының камилләшә, төрләнә баруын күрсәтә. Автор поэма жанрында да көчен сынап карый. Җыентыкка урнаштырылган «Исәннәр моңы» дигән поэмасында ул сугыш һәм мәхәббәт, кешеләр хәтере һәм заман кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрә һәм үз шигъри стиленә хас җыр, легенда, әкият алымнары аралашкан реаль буяулар ярдәмендә туган авылының үткәндәге һәм бүгенге рухи халәтен күз алдына бастыра.
Рәшит Әхмәтҗанов—1970 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.