Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

СИНЕҢ ТАЛАНТЛАРЫҢ, БУРАЛЫМ!

Буралы авылында туып - үскән,Түбән Кама шәһәрендә гомер иткән, Мәгъсүм Мансур улы Кәлимуллинның (23.05.1948 - 06.10.2003) 2001нче елда язып калдырган шигырен укырга тәкъдим итәм. Мәгъсүм абыйны сагынып искә алуыбыз - аның якты рухына догабыз булып ирешсен иде. Буралыны - "Мәктәп тавы" биеклегеннән Вәсимә Фәхри күзәтте һәм фотоларын карап, бу күренешләрне Сезнең исегезгә төшерергә ярдәм итә...
Сагыну.
Канатларын җәйгән бөркет сыман,
Җәелеп ята минем, БУРАЛЫМ!
Күпме шатлык, күпме хәсрәт күрдең,
Сөйлә әле, миңа, Буралым!
Менә тагын кайтып киләм әле
Ни хәлләрдә, диеп Буралым...
Чишмә моңын, кызлар җырлаганын
Ишетермен диеп юрадым.
Гармунымны тартып урамнардан
Ничә тапкыр шулай урадым.
Ачуланып искә алма инде,
Яшь идек бит, кичер, Буралым!
Бормаланып төшкән сукмакларың
Алып килә мине чишмәгә.
Талларыңда сандугачлар сайрый
Салып мине тирән уйларга...
Челтерәп аккан чишмәләрнең моңы -
Беркайчанда чыкмас исемнән.
Бары шуны теләп яшим әле:
Аермасын, Ходай, хисемнән!
Бу шигырь Мәгъсүм абыйның туганы - Брилиант ападан язып алынды.