Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

ТАЛАНТЛАР ҖИРЕ СИН - АЗНАКАЕМ!

5нче апрельдә якташыбыз Сәрия Вилданованың тууына 85 ел тула.
АҢЛАМАДЫМ. (С.Вилданова)
Якынымда, син әйбәт, дип,
Миңа гомер теләделәр.
Ни өчендер, борылгач та
Яшерен йодрык төйнәделәр.
Талантлы дип әллә кемнәр
Әллә кемгә сөйләделәр.
Авыз эченнән булса да,
Көйләремне көйләделәр.
Көйләделәр, сөйләделәр, теләделәр.
Тик боларның ник икәнен
Аңламадым...
— Белмәделәр.
Җир йөзендә җиде могҗиза бар диләр - ялгышалар. Җир йөзендә сигез могҗиза бар. Сигезенчесе- хатын-кыз.
Укучылар күңеленә матур, мәгънәле шигырьләре, сәхнәләрдә уйналып килүче пьесалары, комедия – драма әсәрләре белән үтеп керүче, районыбызның танылган өлкән шагыйрәсе Сәрия Вилданова исә үзе бер могҗиза- тугызынчы могҗиза. “Мин ялгызым җиде чакрымны кайтып йөрдем. “Чаткаран” чокырының текә таш кыясына менеп исемемне яздым. Юл буендагы салам эскертенә “оя” ясап, шунда утырып шигырь яздым. Бик бәхетле идем мин бу мизгелдә,”- дип искә ала Сәрия апа. Сәрия Вилданова 1936 елның апрель аенда Урманайдан җиде чакрым ераклыктагы Галимовка авылында туа. Яшьли ятим калган Сәрия апа 4 нче классны “5” ле билгеләренә генә тәмамласа да, аягына, өстенә булмавы сәбәпле, укырга бара алмый. Сәрия апаның бөтен гомере халык белән тоташкан булганга, халыкның тормышын, шатлыгын, кайгысын, ачлыгын, туклыгын үз өстендә татып белгәнгә, аның шигырьләре бигрәк тә халыкчан. 1999 елда ул, хаклы рәвештә, Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителде.
(Шәйхетдинова Ф.Ф.)
Буралы авыл китапханәсендә Сәрия апаның шигырьләре тупланган "Җил тавышы" исемле китабы белән танышырга мөмкин.