Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

Әдәби календарь.

5нче апрельдә язучы Сәрвәр Әдһәмованың тууына 120 ел тула. Язучы һәм тәрҗемәче Сәрвәр Сабир кызы Әдһәмова 1901 елның 5 апрелендә Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә туа. Башта – кызлар мәктәбендә, аннары кызлар гимназиясендә укый. 1920 елда Томск медицина институтына укырга керә. 1923 елда Казанга килә һәм шунда бөтенләйгә кала. С. Әдһәмованың иҗаты “Авыл тормышыннан бер күренеш” дигән кечкенә пьеса язудан башлана. Аның бу әсәре 1924 елда Казанда аерым китап булып басылып чыга. Аннары “Хәзер бул!” дигән пьесасы, “Песи белән чыпчык”, “Минем апалар” дигән шигырь җыентыклары, “Дуслар”, “Тубалбаш”, “Хикәяләр, истәлекләр” исемле китаплары дөнья күрә. Ләкин С. Әдһәмова – барыннан да бигрәк, тәрҗемәче. Татар укучылары аны Максим Горький, Лев Толстой, Александр Пушкин, Антон Чехов, Мөхтәр Ауэзов һ.б. әдипләрнең әсәрләрен тәрҗемә итүче буларак беләләр. Сәрвәр Әдһәмова 1978 елның 10 ноябрендә Казанда вафат була.