Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

"Кошлар безнең-канатлы дусларыбыз".

Кошлар турында укыйбыз!
Без кошларны ашатабыз!
Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ!
Без кошларны яратабыз!

Килегез, кил, кошкайлар,
Сез бит - безнең дускайлар.
Агачларга куныгыз,
Бездә кунак булыгыз!
Хөрмәтле балалар!
Кошлар безнең ярдәмгә бик мохтаҗ... Без аларга ярдәм итеп, кошларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Кошлар елына ничәшәр миллион кортларны юк итә: урман, кырларыбызны, басуларны корткычлардан саклыйлар. Матур итеп сайраулары белән Буралыбызны матур моңнарга күмәләр. Без рәхәтләнеп кошлар сайравын тыңлыйбыз. Аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик:
1.Кош ояларын туздырмыйк!
2.Кошларны рәнҗетмик!
3.Кошларга оялар һәм җимлекләр ясыйк!
4.Кошлар тормышы турында күбрәк китаплар укыйк!
Минем белән кошларга җимлекләр әзерләшкән, ашатырга булышкан мәрхәмәтле яшь дусларыма зур рәхмәтләремне юллыйм.