Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

27 март - Халыкара театр көне.

“Театр – безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы вә өметле бер нәрсә”
Г.Тукай
“Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр”
Г. Кариев
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Тигез күрә бөтен җанны театр,
Кирәк – кол бул, кирәксә - император.
Мөкатдәс ул, бөек ул, гали зат ул,
Тәмам хөр ул вә бик киң ул, азат ул.
Г.Тукай
Чит җирләргә барып чыгып, андагы кешеләрнең ничек яшәгәнен беләсең килсә, театрын барып күр, дип өйрәтә әби-бабаларыбыз. Чөнки театр – ул тормыш, театр - ул яшәеш.Театр – ул искиткеч могҗиза. Чынбарлык агымы – сәхнәдә. Сәхнәдә, кечкенә генә булса да, роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр. Уйлап карасак, тормышта без, билгесез режиссер язган пьесада, үзебезнең рольләрне башкарабыз бит... Театр – ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар. Театр сәнгатен дөньяга китерү, үстерү һәм гасырлар буе яшәтү ул – бөтен халык эше.

“Театр ул – халык бердәмлеген һәм милләт ныклыгын саклаучы әйтеп бетермәслек зур кыйммәткә ия олы сәнгать төре” Минтимер Шәрип улы Шәймиев

“... бер сүз белән әйтсәк, һәркемнең үз театры...” Празат Исәнбәт

“... театр – үткәнне бүгенгегә, бүгенгене исә киләчәккә тоташтыручы рухи мәйдан...” Марсель Сәлимҗанов
Буралы авыл китапханәсе - барлык театр сәнгатен үз итуче китап укучыларын; татар драматургларын яттан белүче, аларның пьесаларын яратучы, даими китап укучы Хуҗин Мөбәрәкҗан абыйны; безнең төркемдәшебез: Татарстан Республикасының атказанган артисты, А.Гыйләҗев ис.Чаллы татар драма театры артисты - Гөлфия Шәйхулла кызы Фәйзрахманованы "Халыкара театр көне" белән тәбрик итә! Гөлфиябездән якты, җылы, эчтәлекле, гыйбрәтле, матур "образлар" иҗат итүен, яңа шигырьләренең тиз генә "табадан төшүен" көтеп калабыз!