Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

"КУРКЫНЫЧСЫЗ КАНИКУЛЛАР".

Балаларның көтеп алган язгы каникуллары җитте. Яллар күңелле, файдалы һәм куркынычсыз үтсен өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк соң?

Язгы каникулда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:

Юлда йөрү кагыйдәләрен үтә.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтә.
Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтә.
Өйдә үзең генә булу кагыйдәләрне үтә.
Бозлавык булса егылудан саклан.
Кичке сәгать сигездән соң урамга ялгызың гына чыкма.
Биек биналарның астында уйнама. Кар яки боз төшәргә мөмкин.
Олылардан башка елга буйларына барма.
Яр буйларында тирән карга кермә.
Агач һәм коймаларга менмә.
Телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен үтә.


Юлда йөрү кагыйдәләре:

Тротуардан уң яктан гына йөр. Әгәр тротуар булмаса юлның сул кырыеннан транспортка каршы бар.
Юлны тиешле урыннан гына чык.
Юлның икенче ягына чыкканда башта сулга, аннары уңга кара.
Транспорт алдыннан йөгереп чыкма.
Юлларда уйнау тыела.
Транспорт юлына велосипед белән чыкма.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

Тыела:

Үзең белән шырпы һәм зажигалка йөртү, аларны кабызып уйнау.
Электр приборларын розеткага тоташтырып, караучысыз калдыру.
Төзек булмаган электр приборларын файдалану.
Газ плитәсен янган килеш калдыру, газ чыгып утыруны булдыру.
Газ плитәсе янына әйберләр кую.
Үзегез электр приборларын ремонтлау.
Өлкәннәрдән башка учак ягу.


Рөхсәт ителә:

Янгын очрагында янгын сүндерүчеләрне чакырту.
Куркыныч турында сигнал бирү.
Янгын сүндерүчеләрне каршы алу, урынын күрсәтү.
Эвакуация планын белү.
Өлкәннәрне ярдәмгә чакыру.
Әгәр төтен булса, бинадан шуышып чыгу.
Янгын булган урыннардан кешеләрне коткару.
Янган кешене, әйберне җәймә белән каплау.
Җәмәгать урыннарында кагыйдәләр


Телефоннан сөйләшү кагыйдәләре:

Таныш булмаган кеше белән сөйләшмә.
Үзеңнең телефон номерыңны чит кешегә әйтмә.
Өй номерыңны, адресыңны чит кешегә әйтергә ярамый.
Таныш булмаган кеше белән дорфа сөйләшмә.

Өйдә үзең генә булганда куркынычсызлык кагыйдәләре:

Таныш булмаган кешегә өй ишеген ачарга, аны өйгә кертергә ярамый.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл итеп үтә.
Телефоннан сөйләшү кагыйдәләрен үтә.
Чит кешегә таныш урында ачкычыңны калдырма.

Буралы авыл китапханәсе "Куркынычсыз каникуллар" исемле - уенлы, кагыйдәләр, юл билгеләре турында китаплар, гәҗитләр белән танышырга чакыра.