Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

#Шигърият

Гомеркәйләр бигрәк кыска икән..
Әйтелмичә калды бик күп сүзләр
Биктә калды күпме сораулар
Озын-озак яшәр кебек идек
Барып чыкмады шул юраулар..
Тормыш ямен тоеп калалмадык
Парлап гомер иткән чагында
Гомер юлы бигрәк кыска икән
Аңламадык бергә чагында
Аңламадык гомер иртәсенең
Кичләре дә бик тиз җиткәнен
Кемнең иртән,кемнең кичтән бетә (өзелә) икән
Гомер йомгагының җепләре.
Иртә һәм кич!Әнә шул арага
Сыя икән кеше гомере
Таң атканда елап аваз сала
Кич җитүгә инде,югала.
Әйтелмичә калды бик күп сүзләр
Һәм җавапсыз калды сораулар
Кайчак әйткән гел кирәксез сүзләр
Күңелемне тырнап торалар
Иртә һәм кич!Ничек кыска икән
Гомер юлларының арасы
Шул арада кирәк матур итеп
Бер-береңне аңлап яшәсе
Үкенмәслек итеп яшәсе.
(Тәслимә Корбанова) Авторның шигыре "үзенең битеннән" алынды.
Исән - сау чагында, үз аякларыбызда йөргәндә, үз күзләребез белән бер - беребезне күрә алганда, үз телләребез белән ягымлы, җылы сүзләр әйтә алганда, менә - хәзер үк, гомерләребезнең Кадерен белергә, тоярга кирәк икәнен Тәслимә безнең исебезгә төшерә, бәлки, кисәтә дә торгандыр әле... Рәхмәт!