Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

Синең кешеләрең, Буралым!

Безнең Буралы халкы эш остасы, хикмәт иясе, моңлы һәм рухи яктан да бай күңелле булулары белән аерылып торалар.Авылдашыбыз Рәшит Гыйлметдин улы Мотыйгуллинның шигырьләрендә ихласлык бөркелеп тора: яшьлекнең тиз узуы, аның урынына тыныч картлык килүе турындагы уйлары, бакыйлыкка күчкән якыннарын сагынып искә алуы, алар рухына дога кылырга чакыруы, мәңгелек йортыбыз булачак җиребез хакындагы фикерләре игътибарны җәлеп итә.Киләчәктә дә, без Рәшиттән үзенчәлекле, эчтәлекле, якты шигырьләр көтеп калабыз!

Картлык
Битләремне басты җыерчыклар,
Чәч агарды, тешләр коелды.
Сизелми дә үтте яшь чаклар,
Картлык килмәс кебек тоелды.

Берсе артыннан берсе үтте еллар,
Якынлатып безгә картлыкны.
Бил авырта, сызлый аяк-куллар.
Картлык шулай ала саулыкны.

Атлап йөрүләре авыр,
Йөрим хәзер таяк таянып.
Юк, үкенмим яшьлек үтте, диеп.
Картлык килде, яшим - куанып.

Гомер шулай уза, яшь буыннар туа.
Картайганнар дөнья куялар.
Яшисе килә ул гел яшь булып,
Тик картлыкка еллар куалар.

Картлык килә, бер ни эшләп булмый,
Качып булмый аннан бер кая.
Арттан үсеп килә яшь буыннар,
Әйләнәбез әби – бабайга.

Рәшит Мотыйгуллин