Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

Фоат Миңлеәхмәт улы Садриевка 80 яшь.

10 март - язучы, ТРсының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреты Фоат Миңлеәхмәт улы Садриевка 80 яшь (1941).XX гасыр татар әдәбиятының төрле дәверләрендә реализм традицияләренә тугры калып, тормыш рәсеме тудыруда чынбарлыкка охшатуны әһәмиятле тапкан зур язучылар иҗат итеп килде, милли сүз сәнгатенең умыртка баганасын тәшкил итте. Шулар арасында прозаик Фоат Садриев та бар.
“Таң җиле” романы өчен Фоат Садриевны Әлмәт язучылар берлегенең Рафаил Төхфәтуллин исемендәге әдәби бүләге белән бүләклиләр. Әнкәй кулы сыман сыйпап үтә Мөслимнәрдән искән Таң җиле, өзгәләнәдер ул замананың сызлый икән, диеп, кай җире? Ана һәркем өчен кадерле зат! Алар безне якты дөньяга китереп, җыр көйләп йоклатканнар, иркәләп уятканнар, яшәргә көч-дәрт биргәннәр, кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашып яшәгәннәр. Әниләр турында сүз башласак, күз алдыбызга туган йортыбыз килеп баса һәм бер-бер артлы әниләргә бәйле якты хатирә-истәлекләр уза. Фоат Садриев үзенең истәлекләрендә әнисе Гыйзделямал апага булган олы мәхәббәтен ачык чагылдыра. Ул әнисен балачактан ук олылаган, кадерләгән. Тормышта ананың уң кулы булган. Тормыш авырлыгын бергә тартканнар. Хезмәтне яратырга аны әнисе өйрәтә,чөнки Гыйзделиямал апа үзе дә эшкә батыр,уңган була, ир-атлар гына эшли торган хезмәтләр дә аның кулыннан килгән. Язучының әнисе көчле холыклы, намуслы, ялганны үз итми торган изге җанлы хатын-кыз. Әсәрнең төп каһарманы- ана образы, Нуриәсма. Әсәрдә Нуриәсма образы бөтен нечкәлеге, татар хатын-кызларына гына хас матурлыгы белән ачылган. Аның турында укыганда күзләрдән яшьләр тама, гүя үзең дә бу образ белән бергә яши башлыйсың, бергә сулыйсың. Нуриәсма-гади авыл хатыны, шулай булуга карамастан ул югары әхлак кануннары буенча яши. Һәрвакыт алда барырга тырыша, эштә дә, тормышта да үзенә зур бурычлар куя. Кешеләр Нуриәсманың бу максатларын аңлап бетерә алмыйлар, үзләренчә бәялиләр, Нуриәсмадан гаеп табарга тырышалар. Балаларына да җиңел булмый Нуриәсманың, алар башка ата- ана балаларына караганда икеләтә тырышып эшлиләр, әниләренең йөзенә кызыллык китермиләр. Аларга тормышта авыр булса да әниләре аларны чын ир-егетләр, кызлар итеп тәрбияли, алар тормышта үз юлларын табалар, эшлиләр, яшиләр. Нуриәсмага мәхәббәт өлкәсендә дә газаплар күрергә туры килә. Яраткан тормыш иптәше Сәгыйдулла аңа үзенең иптәше, яшьтәше Хәдичә белән хыянәт итә. Нуриәсмага тормыш тукталган кебек тоела, үз-үзенә кул салырга да уйлый, ләкин соңгы чиктә генә үзенең дә гаебе барлыгын танырга мәҗбүр була. Чынлыкта ул Сәгыйдулласын үлеп ярата, аны кочаклыйсы, назлыйсы килә. Ләкин әлеге дә баягы эчке әхлак кагыйдәләре аңа ачылып китәргә ирек бирми, ул үзен билгеле бер кысада тота, шул югары әхлак кануннары аркасында зур газапларга дучар була, иренә булган олы хисләрен дә яшереп саклый. Бары тик күп гомерләр узгач кына Сәгыйдулласына булган мәхәббәтен ача ала. Нуриәсма үз-үзенә дә, балаларына да, авылдашларына да бик таләпчән була. Ул һәрвакыт кешеләргә яхшылык кына эшли, аның фикеренчә дөнья гел яхшылыкка гына корылган булырга тиеш. Нуриәсма кешеләрне кызгана, аларны гафу итәргә тырыша. Бүлмәдәш кызы җиңел тормыш белән яши, егетләрне гел алыштырып тора, бәби таба һәм аннан бик җиңел генә котылырга уйлый. Ә Нуриәсма ул баланы үзенеке итә, аңа Фәрит дип исем куша, аңа яхшы тәрбия бирә, чын ир-егет итеп тәрбияли. Үзенең баласы түгеллеген халык та, Фәрит үзе дә белми, бу серне Нуриәсма үзе белән алып китә. Аны авылдашлары фәрештәгә тиңлиләр.Нуриәсма-җир кешесе. Ул табигатьне ярата, тауларда, басуларда йөри, тереклекнең уянуына чын күңелдән сөенә, матурлыкны күрә белә. Оныгы Маратны да табигатьне, кош-кортларны , хайваннарны яратырга өйрәтә. Нуриәсмада балаларны тәрбияләү хисе көчле, ул ачуланмый, акыл да сатмый, шулай булуга карамастан аның сүзе һәрвакыт төгәл үтәлә, эшләнә, ул балалар телен аңлый, алар белән җиңел аралаша белә. Нуриәсма-күпкырлы образ. Аның уңай яклары да, тискәре сыйфатлары да очрый, бу шулай булырга тиештер дә бәлки, һәрбер кеше хатадан хали түгел. Нуриәсма кебек әниләр җир йөзендә күп очрый, алар тагын да күбрәк булсалар җир йөзендә ятим балалар азрак булыр иде. Нуриәсма образы бик күп аналарга үрнәк булып тора, андый әниләр булганда җир йөзендә тереклек бетмәс, таң җилләре үз вакытында исәр, яңгырлар да вакытында явар, тормыш дәвам итәр. Ата-кызны, ана улны белмәс дәрәҗәгә җиткән, яшьләрнең –картларга, балаларның аталарына хөрмәтләре төкәнгән болгавыр чорда Фоат Садриевның “Таң җиле” романын укып чыгу - үткәннәребезгә кире кайтырга, аналарга булган зур хөрмәт хисләрен яңартырга әле соң түгел дигән сүз. Фоат Садриевның “Таң җиле”ндәге Ана образы чын мәгънәсендә “татар хатыны” дигән зур төшенчәгә ия. Бу китап татар хатынына –Анага мәдхия һәм җыр. Фоат Садриевның “Таң җиле” романы һәрбер укучының өстәл китабы булырлык. Бу әсәрне укыган укучы әниләрнең шулкадәр кадерле, җирдә яшәүнең никадәр рәхәт булуына тагын бер кат инаныр. Авторның “Таң җиле” романы әле бик күп еллар әниләргә рухи һәйкәл булып торыр. Китапханә фондында булган Ф.Садриевның китапларын укырга рәхим итегез!