Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

ӘДӘБИ КАЛЕНДАРЬ

4март - күренекле прозаик, публицист, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Афзал Шиһабетдин улы Шамовның тууына 120 ел.ХХ йөз совет чоры татар язучыларының олы буыны вәкиле, күренекле прозаик, публицист, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Афзал Шамов (Афзалетдин Шиһабетдин улы Шамов) 1901 елның 4 мартында элекке Казан губернасының Зөя өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы) Татар Танае авылында мул тормышлы крестьян гаиләсендә туа. А.Шамов – татар әдәбиятында, иң беренче чиратта, оригиналь проза әсәрләре – хикәяләр һәм повестьлар авторы буларак танылган язучы. Аның егерменче еллар татар авылы тормышына багышланган «Рәүфә» (1926), Гражданнар сугышы вакыйгаларына бәйле «Днепр буенда» (1927), «Бер мәхәббәт турында» (1933), тыныч тормыш шартларында гаилә кору һәм башка әхлакый мәсьәләләрне яктырткан «Ана» (1933), «Госпитальдә» (1938), «Туйда» (1938) кебек повесть һәм хикәяләре XX йөз татар әдәбиятының сәнгатьчә югары дәрәҗәдә эшләнгән матур үрнәкләре булып санала. Язучының Ватан сугышы чорында һәм сугыштан соң иҗат иткән хикәя һәм повестьлары да, зур-зур документаль очерк китаплары һәм күпсанлы публицистик мәкаләләре дә заманны чагылдыруда әһәмиятле әдәби елъязма хезмәтен үти. 1949–1950 елларда А.Шамов «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналыбызның мөхәррире, 1958–1961 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе булып эшли. 1962 елдан башлап профессионал язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Татар халык иҗатын һәм язма әдәби мирасны өйрәнү-барлау, аларны бастырып чыгару буенча да А.Шамов зур, әһәмиятле, гыйльми эшләр башкара.
Буралы авыл китапханәсе А.Шамовның повесть - хикәяләре тупланган "Рәүфә" исемле китабын укырга тәкъдим итә.