Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

"ТУГАН ТЕЛЕМ - ТУКАЙ ТЕЛЕ"

"Туган тел"не яратып сөйләгәннәр, сөйлиләр, сөйләячәкләр: киләчәк буын вәкиле нәни Мәликәбез башлап җибәрә; дәвам итүче: бүгенге буын вәкиле - авылыбызның гүзәле, тыйнак кызыбыз, булачак шәфкать туташы Гаязетдинова Венера Рәмзис кызы. Ап - ак күңелле, үзе чиккән ак мендәрләр арасында утыручы өлкән буын вәкиле - Ганиева Гөлүсә апа Талибулла кызы шигырьне тәмамлый. Аңа 86 яшь, ул китаплар, гәҗит - журналлар укырга, чигү чигәргә, чәчәкләр үстерергә бик ярата. Ире - Ганиев Әдип Гани улы белән бергә тормыш итүләренә быел 65 ел тула! Олуг бәйрәмнәре белән ихластан тәбриклибез! Тигез, сәламәт, озын гомерләр насыйп булсын Сезгә, Хөрмәтле Ветераннарыбыз! Тукаебызны,Туган телебезне хөрмәтләгән китап укучыларыма Рәхмәт!