Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

"Музейларда - үткәнебез, киләчәккә - бүләгебез! "

Элек - электән кешене тарихка җәлеп итүнең иң актив һәм иҗади формаларыннан берсе булып Туган якны өйрәнү торган. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Без - Туйкә, Балтач авылларының бай тарихлы, мәдәниятле, мәгарифле, батыр, эшчән халыклы булуын үз күзләребез белән күрдек.Бу авылларның тарихы - халкыбыз тарихының аерылгысыз бер өлеше икәненә инандык. Авыл музейларындагы хәзинәне: тарихи экспонатларны, халкыбызның рухи һәм матди мәдәниятен, бүгенгесен, узганын чагылдыручы материалларны карап кинәндек. Безне кунак иткән, яңа мәгълүматләр биргән оештыручыларга: музей, мәдәният хезмәткәрләренә, авыл җирлеге башлыкларына, ветераннар берлегенә, хезмәттәшләребез Ривьера белән Зөлфиягә килгән кунаклар исеменнән рәхмәтләребезне юллыйбыз. Иң күңеллесе: без музейдагы "шәкерт" белән гыйлем җыйдык; авыл апасы белән бергәләп җеп эрләдек; бишектәге "бәбәй"не кулга алып юаттык; безнең кайтуны көтеп торган, куе сөттән катык оеткан, үлән чәйләре әзерләгән "әнкәйнең" чәен эчеп хушландык. Шушы бай мирасыбызны киләчәк буыннарга камил килеш, матур итеп тапшырырга насыйп булсын иде!