Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

Әдәби календарь.

Кадыйр СИБГАТУЛЛИН туган көн (1942 – 1994)
Миңкадыйр Идият улы Сибгатуллин (Кадыйр Сибгатуллин) 1942 елның 15 февралендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Балыклы Чүкәй авылында туа. 1949 елда Миңкадыйр Балык Бистәсе районы Кече Укмас авылы башлангыч мәктәбенә укырга керә, 1953 елда аны тәмамлап, ике чакрымда гына булган күршедәге Яншык авылы җидееллык мәктәбенә килә. 1957 елда ул мәктәпне тәмамлаганнан соң унбиш чакрым ераклыктагы Олы Солтан авылы урта мәктәбенә йөреп укый. 1960-1962 елларда Казан шәһәренең 4 номерлы техник училещесында укып электромонтер һөнәренә ия була Миңкадыйр. Аннан соң ул Казан органик-синтез заводында электромонтер булып эшкә урнаша.
1966 елда Казаннан үз районына кайта, һәм шул елның 12 апреленнән башлап 1978 елның 20 июненә кадәр ул туган ягы Балык Бистәсе районында чыга торган «Октябрь юлы» газетасында әдәби хезмәткәр, өлкән әдәби хезмәткәр була, озак еллар хатлар бүлеген җитәкли. 1969-1972 елларда читтән торып Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. 1978 елда Кадыйр гаиләсен алып Балык Бистәсеннән Яр Чаллыга күченеп килә. Шушы елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр шагыйрь шунда яшәп иҗат итә. К. Сибгатуллин урта мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый һәм 1974 елда дөнья күргән «Әманәт» исемле шигъри җыентыгы белән үк үзен җитлеккән чын шагыйрь итеп таныта. Ул «КАМАЗ төзелеше ударнигы» билгесе белән бүләкләнә. 1978 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. Кадыйр Сибгатуллин – 1994 елның 4 июнендә Яр Чаллы шәһәрендә вафат булды.

МӘҖНҮН
Мин – бер ялгыз.
Җаным җылы сорый,
су сораган коры кыр сыман.
Танырмы дип үземнекен көтәм,
җырлаучысын көткән җыр сыман.
Мин – тоташ моң.
Көзге кичләр төсле
бер яктырып алам,
бер – болыт.
Күгем иркен,
мәңге якты булып,
кемнәр чыгар икән Ай булып?