Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

Шагыйрь,табиб Ринат Мәннанга (Ринат Николаевич Архиповка) 75 яшь.

Pинат Мәннан (Ринат Николаевич Архипов) 1946 елның 6 февралендә Татарстанның Чистай шәһәрендә укытучы гаиләсендә туа. Балачагы Шөгер (хәзерге Лениногорск) районында уза. 1964 елда Казан медицина училищесын тәмамлагач, Самара өлкәсенең Клявлино районында фельдшер булып эшли, аннары Совет Армиясендә хезмәт итә. 1968-1974 елларда Казан дәүләт медицина институтында укый. Институтны тәмамлагач, башта Мордовия Республикасында, ә аннан соң Чистай шәһәрендә табиб булып эшли. 1978 елдан бирле Казанда яши, төрле оешмаларда табиблык итә. Р.Мәннанның «Умырзая» исемле беренче китабы 1998 елда дөнья күрә. Шигырьләре «Казан утлары», «Мирас», «Сабыйга», «Идел», «Сөембикә», «Салават күпере», «Ялкын», «Школа» журналларында, «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Татар иле», «Мәгърифәт», «Сабантуй», «Казанские ведомости» газеталарында басылып чыга. Ринат Мәннан күбесенчә пародияләр, сатирик-юмористик шигырьләр яза. Шуңа күрә «Чаян» журналы белән ул һәрвакыт тыгыз бәйләнештә тора. Ринат Мәннан балалар өчен дә актив иҗат итә. Авторның төрле елларда «Табиб әлифбасы» (2001, 2003), «Дуслар» (1999), «Каян килә туңдырма?» (2003), «Анатомик театр» (2003), «Микроб» (2005), «Ялкау өстәл» (2005) дигән китаплары басылып чыга. Ул рус телендә дә яза. Аның тәрҗемәсендә Ш.Галиевнең кайбер шигырьләре «Идел» журналының русча вариантында басыла. Р.Мәннан 1993 елда «Молодежь Татарстана» газетасы оештырган фантастик хикәяләр конкурсында «Озеро» исемле хикәясе белән беренче урынны алып, күренекле фантаст Кир Булычев бүләгенә лаек була. Бүгенге көндә Р.Мәннан бары тик иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Р.Мәннан — 2004 елдан Россия, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.Китапханәгә Р.Мәннан китаплары белән танышырга рәхим итегез!