Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

ФИКЕР ҮЗГӘРТҮ

Мин калырмын җирдә соңгы
Татар булып.
Рафикъ Юныс

Мин дә шулай уйлап йөри идем,
(Милләт бетәр лә ул... юл куйгач)
Үзгәрде дә куйды бу фикерем,
Синең ниятеңне укыгач...
Икебез дә соңгы булабызмы?—
Кире кагам мондый мантыйкны:
Татар булуыңны дәлилләргә
Соң сәгатьне көтеп ятыйкмы?!
Милләтпәрвәр гәвам тагын бардыр,
Асыл затлар күп ул татарда.
Фикердәшләр бергә берләшик тә,
Торып басыйк телне якларга!
"Бетсен...", - диеп теләп йөрүчеләр
Күп болганды безнең тирәдә.
Өметләрен кисеп, алга чыгыйк!
Соңгы булу - бирмәс дәрәҗә...