Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

Шагыйрь, прозаик Хәнәфи Бәдигыйның тууына 80ел .

Xәнәфи Бәдигый (Канәфи Габделбәр улы Бадыйков) 1941 елның 13 гыйнварында Татарстанның Арча районы Мөрәле авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылында башлангыч, Сеҗе урта мәктәбен, Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Хезмәт юлын Сикертән сигезьеллык мәктәбендә математика һәм җыр укытучысы буларак башлап җибәрә. 1964-1967 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә.
1970 елда университетны тәмамлаганнан соң, Кама Тамагы һәм Арча районы урта мәктәпләрендә ун ел чамасы директор булып эшли. 1981 елда Казан дәүләт университеты аспирантурасын читтән торып тәмамлый. 1982 елда «Муса Җәлил поэзиясенең тел-стиль үзенчәлеге» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. Казан дәүләт педагогика университетында ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор хезмәтләрен, декан ярдәмчесе, декан, уку-укыту эшләре буенча проректор вазифаларын башкара, 1997 елдан Казан дәүләт консерваториясендә укыта.
Х.Бәдигый журналистлык эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә: «Коммунизмга» газетасында (Арча) хатлар бүлеге мөдире, «Мирас» журналында бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Әдәби иҗат белән мәктәп елларында ук мавыкса да, моңа җитди әһәмият бирми, язганнары матбугатта соңрак — алтмышынчы-җитмешенче елларда гына күренә башлый. Шул еллардан соң аның күпсанлы лирик һәм юмористик шигырьләре һәм поэмалары, очерк-хикәяләре, дистәләгән публицистик һәм фәнни мәкаләләре газета-журналларда, китап-җыентыкларда даими рәвештә басылып тора. Моннан тыш аның үзе иҗат иткән дистәдән артык җыр-көйләре бар. Х.Бәдигый — 2002 елдан Россия, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Безнең сүзләр
Таралса да татар кыйтгаларга,
Сибелсә дә төрле төбәккә.
Сүзләребез, уртак ядкарь булып,
Уелганнар һәрбер йөрәккә.
Әллә сезме безнең Туган ил һәм
Ашкынулы хисләр Ватаны?
Әллә сезме безнең барыр юл һәм
Киләчәкнең туар ал таңы?
Тик сез генә безнең чын тарихны
Туры юлдан алып барасыз!
Тик сез генә безнең күңелләрдә
Якты йолдыз булып янасыз!
Энҗе-мәрҗән булып бизәгәнсез
Данлы төрки телнең нигезен!
Ия дигән бер сүзебез иңли
Кыйтгаларны, океан-диңгезен!
Ике йөздән артык барлык илнең
Һәр дүртенчесенә ия син!
Австралиясеннән башлап,
Урагансың Япониясен!
Станы да аның шул ук дәүләт,
Татар иле дигән безнең сүз.
Сүзе, бөтен җир безнеке, әгәр:
Зур ил картасына салсаң күз.
Уйгыр, рун, гарәп, латин, кириллда
Тирән уелып калган эзләрең!
Кол Галиләр, Тукай, Җәлил булып
Балкытасың дөнья йөзләрен!
Сездә безнең бөтен тойгылар да,
Сездә безнең бөтен күз яшьләр.
Буйсындыра алмас бернинди көч,
Татар барда безнең сүз яшәр!