Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

#ГөлсинәТөхбәтуллина

 

 Гөлсинә Гаптелбәр кызы Төхбәтуллина 1960 елның 6 гыйнварында Татарстан Республикасының Азнакай районы Югары Стәрле авылында туа. Туган авылында унынчы классны бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. 1978-1983 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында белем ала. Югары белемле икътисадчы, институт юлламасы белән, Тверь өлкәсенә эшкә җибәрелә. Анда бер ел хезмәт күрсәткәннән соң, кияүгә чыгып, Азнакай районы Кәкре Елга авылына кайта. Ике бала тәрбияләп үстерә: кызы Иркә, улы Ирек. 1987 елда Яр Чаллы шәһәренә килеп төпләнәләр. Шул еллардан бирле шәһәрдә хезмәт куя. Гөлсинә Төхбәтуллина «Без тарихта эзлебез» (2012), «Сөйлим сезнең хакта» (2016), "Туганнарым, дусларым" исемле җыентыклар авторы. Гөлсинә Гаптелбәр кызы 2015 елдан «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы.