#Цитатанедели
14 декабрьдә - якташыбыз ӘХМӘДИЕВ НУР ГАРИФ улының Туган көне. Буралы авыл китапханәсе Нур абыйны Туган көне белән тәбрик итә, аның яңа китаплары белән танышырга чакыра.
Нигез ташы
Шушында, шушы нигездә
Гомер-чишмә башы.
Тәүге аваз салуыма
Шаһит нигез ташы.
Тәмледән тәмле иде лә
Әнкәемнең ашы.
Уйный гына тугыз кашык,
(Туям дисең икән, ашык),
Шаһит нигез ташы.
Шушында татлы сөюнең
Тамган садә яше.
Хыянәтнең ачысына
Шаһит нигез ташы.
Туган йортта бар да газиз,
Бар да йөзек кашы.
Соңгы юлга да озатыр
Мүкле нигез ташы.