Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

Кудашева Фәридә Яһүд кызының тууына 100ел тула.

Башкорт һәм татар халкының сөекле җырчысы Кудашева Фәридә Яһүд кызының тууына 100 ел тула. Фәридә Кудашеваның иҗатыннан, аның үзәкләргә үтәрдәй моңлы җырларыннан башка татар һәм башкорт җыр сәнгатен күз алдына да китереп булмый. Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы, Русиянең атказанган артисткасы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фәридә Кудашева бар гомерен туган халкына хезмәткә, аны рухи баетуга багышлаган шәхес. Фәридә Кудашева үзенең озын иҗат юлын Дүртөйле колхоз-совхоз театрында башлый. 1944-1947 елларда Башкорт академия драма театрында эшли. 1947-1956 елларда Башкортстан радиосында эшләгәндә Фәридә Кудашеваның даны бик еракларга тарала. 1956 елдан Фәридә Кудашева Башкорт Дәүләт филармониясендә эшли башлый. Гомер юлдашы виртуоз музыкант, композитор Бәхти Гайсин иҗатта аның бер канаты була, аларның бихисап җырлары уртак тырышлык белән туа. Халык җырларын бар тирәнлегендә һәм искиткеч матур борылышлары белән башкара алганы өчен аны «моң алиһәсе», халкыбыз сандугачы дип зурлыйлар.