Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

Яңа китап.

Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә чыккан беренче китап авторы Нәбирә Гыйматдинова «Уйламаган көнем юк» романының сюжеты турында сөйләде. «Уйламаган көнем юк» әсәрендә мин берничә геройны төп образлар итеп алдым. Мәсәлән, Тәслимә — талантлы язучы, фәлсәфи әсәрләр яза һәм шуның өчен ул журналдан редактор тарафыннан куыла. Ни өчен дигәндә, журналга җиңел укыла торган әйберләр кирәк. Аның ире Миндияр — комарлы уеннар белән мавыга, Лас-Вегаста казиноларда зур акчалар эшләргә хыяллана. Ләкин анда барып җитә алмый, Тәслимәнең хыялында төзегән бик матур зур йортын оттырып, хатынын бурычка батыра. Тәслимә, шушы бурычлардан котылу өчен, бер бик тә бай түрәнең йортына хезмәтче булып урнаша. Монда мин дөньяның контрастын бирергә тырыштым. Бер яктан, биек коймалар артында төзелгән өчәр-дүртәр катлы йортлар, ләкин ул йортлардагы без XII гасырда да белгән һәм курыккан Тауэр замогыннан да куркынычрак тормыш бара. Анда бәгырьсезлек, кансызлык һәм миһербансызлык хөкем сөрә, аларда кеше хәсрәте юк. Ә шушы бистәләрнең артында кибетләрнең срогы чыккан ризыкларны түгә торган чокырларында халык казына. Алар арасында без белгән, без талантын бәяләгән әдәбият, сәнгать кешеләре дә бар», — диде язучы.