Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

9 декабрь – Ватан Геройлары көне.

РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә, РФ Геройларын гына түгел, шулай ук, Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтлибез бу көнне. Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ менә бу көнне 1769 елда яңа бүләкне раслый. Ул Изге Георгий Победоносец ордены була. Аның белән аерым батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Россиядә бу көнне чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңарталар. Ватан Геройлары көне 2007 елдан бирле билгеләп үтелә
КАЗАКОВ АЛЕКСАНДР АФАНАСЬЕВИЧ -
1917 елның 28 мае, Уфа губерниясе., Минзәлә өязе, хәзер Сарман районы Александровка авылында туган.Туган авылында совхозда эшли. Свердловск хәрби пехота уч-щесен тәмамлый (1940). 1938–40 елларда һәм 1941 нең июненнән Кызыл Армия сафларында, 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 787 нче укчы полк батальоны командиры (33 нче армиянең 222 нче укчы дивизиясе). Көнбатыш, 1 нче, 2 нче һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәү шәһәре өчен сугышта (1941–1942), Ржев-Вязьма операциясендә (1942), Белоруссияне азат итүдә, Берлин һөҗүм операциясендә катнаша (1945). 1944 елның июнендә Могилёв өлкәсен азат итүдә батырлык күрсәтә: Казаков җитәкчелегендәге батальон, 23 июньдә Проня, 27 июньдә Днепр елгаларын кичеп, сугыш мәйданында урнаша һәм, аны кулда тотып, дошманның берничә контрһөҗүмен кире кайтара. 1946 дан Азнакай авылында яши, МТС директоры булып эшли. Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Туган авылы урамы Казаков исемен йөртә.