Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

#Берҗылысүзҗитә

 Фирдания Гыйльфан - татар шагыйрәсе
Ул 1961 елның 20 августында Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә
.11 яшендә кичергән операция нәтиҗәсендә Фирдания каты авыруга дучар булып, күрү сәләтен югалта. Беренче шигырьләре Балык Бистәсе районының «Авыл офыклары» газетасында басылганнан соң Фирдания газетаның актив хәбәрчесе булып китеп төрле бүләкләргә лаек була. 2000 елның 6 июлендә Фирдания Гыйльфан Бөтенрусия сукырлар җәмгыяте сафларына баса һәм Татарстан Республикасы сукырлар китапханәсенә языла. Шушы вакыттан бирле ул сукырлар китапханәсенең актив укучысына әйләнә, китапханә белән берлектә тыгыз иҗади эшчәнлек алып бара. 2001 елда Казан шәһәренең «Отечество» нәшриятында Фирдания Гыйльфанның «Гомер юлы» исемле шигырьләр китабы басылып чыга. Шагыйрәнең бу беренче китабында сөю, мәхәббәт, туган ил, туган авыл, аның кешеләре турында йомшак, җылы юморга бай шигырьләре тупланган. Шул ук елны бу китап Республика сукырлар китапханәсендә «тавышлы» китап рәвешендә һәм Брайль шрифтында дөнья күрде. Шулай ук Фирдания Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан Республикасы оешмасы тарафыннан 2001 елда басылган «Күңел җылысы» шигырьләр җыентыгы авторларының берсе дә әле. Фирданиянең Гыйльфанның шигырьләре Республика сукырлар китапханәсендә басылып чыккан «Минем күңел гөлләр иле» (2003ел), «Есть в памяти мгновения войны» (2010), «Татарстан – минем туган җирем» (2010), «Тукай безнең күңелләрдә» (2011) күрмәүче шагыйрьләрнең коллектив җыентыкларында да урын алды. Шагыйрә 2012 елда вафат була. Зур Мәшләк авылы зиратында җирләнгән.