Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

#Жизньвсегдапрекрасна

Фатыйх Әмирхан 1886 елның 1 гыйнварында Казанда туа. 1895 елда әтисе аны «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә илтә. Мәдрәсәдән соң, 1904 елда, Фатыйх Әмирхан Самарга рус телен өйрәнергә китә. 4 ай чамасы укыгач, аерым укытучылар ярдәмендә гимназия программасы буенча имтиханга әзерләнә. 1905 елда «Мөхәммәдия»нең алдынгы шәкертләре белән яшертен рәвештә җилем басмада «Әльислах» (гарәпчә үзгәртеп кору) исемле гәҗит чыгара башлый. Ул үзе гәҗитнең җитәкчесе һәм мөхәррире була. 1906 елда Тукай катнашлыгында чыгарылган Әл-гасрел җәдит журналында аның «Париж коммунасы тарихы» исемле тәрҗемә мәкаләсе басылып чыга. 1907 елда Әмирхан Мәскәүдә чыга башлаган «Тәрбиятел әтфаль» (балалар тәрбиясе) балалар журналында сәркатип булып эшли. 1907 елның язында Фатыйх Казанга кайта. Ләкин 21 яшьлек егет монда бик зур бәхетсезлеккә юлыга: аны паралич суга һәм ул гомерлеккә, ике аягы да йөрмәс булып кала. 1907 елның көзендә «Әльислах» рәсми рәвештә чыга башлый. Фатыйх Әмирхан журналист буларак таныла. Фатыйх Әмирхан шулай ук «Ялт-йолт», «Кояш» исемле сатирик журналларда да эшли.Фатыйх Әмирхан үткен телле юморист буларак таныла. Татар телендә беренче сатирик романны да ул яза. Аның әсәрләренең күбесендә сатирик алымнар кулланыла. 1925 елны Татарстан хөкүмәте карары нигезендә Фатыйх Әмирхан персональ пенсиягә чыга. Ләкин сәламәтлеге какшаган әдипкә озак яшәргә насыйп булмый: 1926 елның 9 мартында кинәт көчәеп киткән авыруыннан Фатыйх Әмирхан вафат була.