#жизньвсегдапрекрасна
Бу тормышта һәрбер кешенең үз юлы, үз кыйбласы. Тик ни кызганыч бармаклар тигез булмаган кебек үк кеше язмышлары да төрле-төрле. Дөрес, язмышны без сайлап алмыйбыз. Әмма Аллаһ Тәгалә тарафыннан бүләк итеп бирелгән гомерне без ничек яшәрбез, сынауларга бирешмәбезне - бу бары тик үзебездән генә тора. Әле дә ярый безгә бу тормышта югалып калмаска, бирешмәскә көч биреп торучы, үрнәк алырдай шәхесләр бар. Шундыйларның берсе - шагыйрә, җырлар авторы, "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә директор ярдәмчесе, проектлар кураторы Лилия Сәләхетдинова.
"Киртәләрне урап үтәргә кирәк"
Сынаулар бирелә,
Алганга тик җиңә.
Мең сынау - ул тигез
Мең төрле бәхеткә.
Лилия Сәләхетдинова