Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

Әдәби мирасханә-Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиевнең тууына 90 ел.

 2020 нче елның 1 декабрендә Татарстан Республикасының халык язучысы, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме, укытучы Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиевнең тууына 90 ел тула. Мөхәммәт Мәһдиев – иҗат юлын әдәбиятчы һәм әдәби тәнкыйтьче булып башлый. Аспирантурада укыган елларында ул татар иҗтимагый фикер үсеше, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихы, халык авыз иҗатын фәнни өйрәнү мәсьәләләре белән кызыксына башлый. 1960нчы еллар дәвамында республика матбугаты битләрендә шул темаларга багышланган бер төркем мәкаләләрен бастыра. Язучы-прозаик буларак исә М.Мәһдиевнең исеме матбугатта 1960 нчы елларның ахырларыннан күренә башлый. Шул елларда «Казан утлары» журналында аның беренче кыска хикәясе – әдәби парчалары басылып чыга, ә аннан соң шул ук журнал битләрендә «Без – кырык беренче ел балалары» исемле беренче повесте дөнья күрә. Шуннан соңгы күләмле әсәрләрендә авыл тормышы, сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чордагы күмәк хуҗалык чынбарлыгы, аның кешеләре үзәккә алып иҗат ителә. «Фронтовиклар» (1972), «Каз канатлары» (1975) романнары, «Кеше китә – җыры кала» (1978), «Торналар төшкән җирдә» (1978), «Ут чәчәге» (1980), «Исәнме, Кәшфи абый!» (1982) кебек повестьлары белән М. Мәһдиев татар әдәбиятында аерым бер күренекле урын били. Мөхәммәт Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы бар. «Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә» һәм «Бәхилләшү» повестьлары өчен ул 1990 елда Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була, 1993 елда исә халыкчан әдәби иҗаты өчен аңа Татарстан Президенты М. Ш. Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мактаулы исем бирелә.