Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

Әдәби календарь-Маннур Саттаровның тууына 100 ел.

 Язучы, сатирик шагыйрь, Бөек Ватан сугышы ветераны Маннур Саттаровның тууына 100ел .(1920 - 2016) Маннур Саттаров 1920 елда Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы Абыз авылында (Абзавыл) крестьян гаиләсендә туган. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ике 1 нче, бер 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, «Батырлык өчен» һ. б. медальлар белән бүләкләнә. 1950 елда Казан дәүләт педагогия институтының тел-әдәбият факультетын тәмамлый. 1952 — 1954 елларда Камышлы районының Иске Ярмәк авылында укытучы һәм мәктәп директоры булып эшләгән. Иске Ярмәктә һәм аннан Казанга күчкәч, укытучы булып эшләгән елларда аның шигырьләре «Чаян» журналында басыла башлый. Маннур Саттаровның күп кенә шигырьләре, такмаклары һәм бәетләре Татарстан дәүләт филармониясе артистлары башкаруында сәхнәләрдән һәм радиодан еш яңгырый. Беренче китабы «Мылтыклы шүрәле» Татарстан китап нәшриятында 1982 елда дөнья күрә.
Бөек Ватан сугышы ветераны Маннур Саттаров 2016 елга кадәр Казанда яши. 2016 елның 11 ноябрендә вафат.