Буралинская сельская библиотека - филиал № 10
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42318912-10/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423322, Азнакаевский район, с. Буралы, ул. Октябрьская,34

Театр кунак бүлмәсе.

ГӘРӘЕВА НАИЛӘ ХӘКИМ КЫЗЫ (НАИЛӘ ГӘРӘЙ) 1940 елның 18 ноябрендә Казан шәһәрендә дөньяга килә. 1961 елда В.Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студияне тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Лирик пландагы танылган артистка. Беренче чорда яшь кызлар, соңыннан төрле хасияттәге образлар иҗат итә. Аның талантына трагик тойгылар белән сугарылган тирән борчулы, тынгысыз драматик кичерешләр хас. Каһарманнары нәзакәтле, күтәренке рухлы, шигърилекләре белән сәхнәдә аерым бер мохит булдыралар. Аның рольләре: Рәхилә — «Беренче мәхәббәт», Рәмзия — «Күк капусы ачылса» (Х.Вахит), Зөбәйдә — «Зөбәйдә — адәм баласы», Әни — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Зөбәрҗәт — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим), Әсәл — «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов), Гөлтәкин — «Айдын» (Җ.Җаббарлы), Изабелла — «Чамасына күрә чарасы», Джульеттаның сөт анасы — «Ромео һәм Джульетта» (В.Шекспир), Бибкәйнур — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт), Энҗе — «Кол Гали» (Н.Фәттах), Миләүшә — «Дуслар җыелган җирдә», Миләүшә — «Хушыгыз!», Надия — «Монда тудык, монда үстек», Сәлимә — «Шәҗәрә» (Т.Миңнуллин), Алия — «Ләйсән ире Хәсән» (Ю.Сафиуллин), Күрше — «Бичура» (М.Гыйләҗев), Сабира — «Зәңгәр шәл», Шәмсия — «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин), Шамбодэ — «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш), Меме — «Гаугалы гаилә» (Эд.деФилиппо), Гоша — «Мәхәббәт хатирәсе» (Ф.Бүләков) һ.б. ТАССРның хал. арт. — 1976 ел. Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты — 1967 ел.