Әдәби календарь-Эдуард Салихҗан улы Касыймовның тууына 90 ел.
Татар язучысы,фольклорчы Эдуард Салихҗан улы Касыймовның тууына 90 ел(1930-1986). Эдуард Салихҗан улы Касыймов 1930 елның 9 ноябрендә Киров өлкәсенең Нократ авылында туган.1948-1953 елларда Казан дәүләт университетында укый. СССР Язучылар берлеге әгъзасе(1978),Чаллы Язучылар оешмасының беренче җаваплы сәркатибе. "Ләйсән" әдәби-иҗат берләшмәсенең шеф-консультанты булып тора. Фольклорчы-галим,танылган язучы. Егермегә якын китап авторы. 1986 елның21 мартында вафат була.