Музыкаль мирасханә (Сара Садыйкова).
1 ноябрь-"Калфаклы сандугачыбыз",композитор Сара Садыйкованы искә алу көне. Сара Садыйкова бай иҗаты белән мәдәниятебез күгендә мәңге сүнмәс йолдыз булып калыккан шәхес. Ул-безнең моң чишмәсе. Халкыбыз яшәгәндә,моң яшәр. Моң яшәгәндә,йөрәк түребездә Сара апа Садыйкова да яшәр!