Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Гаилә- җылы учак"

Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул – кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы. Гаилә – ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала.
Сезгә бу күркәм бәйрәмдә чын йөрәктән иминлек, матур, тату, тигез тормыш, бәхетле көннәр телибез. Гаилә учагы тормыш зилзиләләреннән саклап, үзенә тартып торсын, ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр җылы, ихтирамлы булсын!
Бәйрәм белән, дуслар!!!
Үзәк китапханә сезнең өчен гаилә көне уңаеннан "Гаилә- җылы учак" дип исемләнгән фотозона әзерләде.