Центральная библиотека им. Г. Тукая

Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре

Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында бүген шигърият бәйрәме. Паркта ял итүчеләр өчен «Йөрәкләрдә Тукай эзләре, күңелләрдә Тукай сүзләре» дигән фотозона, китап күргәзмәсе, кызыклы уеннар һәм әдәби табышмаклар белән баетылып, тулыландырып эшләнелде. Тамашачыларыбыз Тукайның макет-сүрәте белән фотога төшеп, бүгенге көн хатирәсен мәңгелләштерсә, әдәби табышмакларга җавап биреп, шигырьләрен укып, рәхәтләнеп ял иттеләр.