Центральная библиотека им. Г. Тукая

Авылым таңнары

Яшерен-батырын түгел, бик болгавыр заманда гомер кичерәбез. Әмма, ни хикмәттер, дөньялар болганса да, күңел дигәнең сүзләрнең хикмәтлесенә, уйларның яктысына, хисләрнең җылысына сусаган. Ә Галимҗан Нәбиуллинның иҗаты күшеккән күңелләрне җылыта, ә күңеле җылы, якты кешеләр дөньяны ямьлерәк итә, ләбаса.
"Кама таңнары" әдәби берләшмә язучылары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүгенге студия кунагы - Галимҗан Нәбиуллин. Кайсы якта туып үскән, иҗаты нәрсәдән гыйбәрәт, нинди юнәлештә яза - әлеге сорауларга җаваплар алырбыз. Рәхим итегез!