Центральная библиотека им. Г. Тукая

Ләйсән - моңлы бишегем!

 

16 нчы ноябрьдә Яр Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе каршында эшләп килүче "ЛӘЙСӘН" әдәби иҗат берләшмәсе 60 еллык юбилеена каралган әдәби-музыкаль кичә уздырды. Очрашуга шулай ук, Ютазы, Балтач, Башкортостан, Илеш районы, Түбән Кама, Тукай районы, әдәби берләшмәләренәнән вәкилләр катнашты.
Очрашу "Ләйсән " әдәби берләшмәсенең тарихы белән танышып, истәлекләргә тукталып, җырлар, матур котлаулар белән үрелеп барды. Күп кенә язучылар рәхмәт хатлары белән беррәттән "Ләйсән " әдәби берләшмәсенең 60 еллык юбилее уңаеннан эшләнгән медальга лаек булдылар. Әлеге медаль "Кама таңнары" әдәби берләшмә җитәкчесе Рәсимә Набиуллинага һәм әсәрләрне халыкка матур итеп җиткерә алган өчен Әнфисә Зиннур кызы да бүләкләнде.
Бәйрәм белән котлап ут күршеләрне Түбән Кама китап берләшмәсе исеменнән Әнфисә Фәйзетдинова истәлекле бүләкләр тапшырды һәм киләчәктә дә бергә уртак проектлар белән эшне дәвам итү теләген белдерде.