Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Якты эзләр сызып калыйк"

Татарда нинди генә олы затлар, тарихи шәхесләр булмаган, дип, горурлык хисләре белән үткәннәргә карап уйланасың, шөкрана кыласың. Бүгенеге көн әдәбиятыбыз хәле, сулышы ничек? Киләчәк буынга калдырырлык мирасыбыз бармы? Тарих битләрендә ул нинди урын алачак? Хөрмәтле тамашачыларыбыз, шушы катлаулы да, шул ук вакытта безне бераз сискәндерә торган сорауларга бергәләп җавап эзләрбез. Түребездә әдәбият галиме, шагыйрь, профессор, Алабуга, Чаллы пединститутларында әдәбият тарихы мөгаллиме. Филология фәннәре докторы, КамАз төзелеше бәрмәчесе, РФ халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Җамал Вәлиди исемендәге премия лауреаты- Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәрипов.
Сегодня у нас прошла литературная встреча с членом Союза писателей Татарстана, доктором филологических наук, поэтом - Анваром Шариповым.