Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Сүнмәс дәрт"

Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы,аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.
"Сүнмәс дәрт" дип исемләнгән кичәдә «Яшьлегем чишмәләре» аралашу клубына йөрүче абый-апалар көз турында шигырьләр укып, җырлап, биеп, викторина сорауларына җавап биреп, күңелле итеп бәйрәм иттеләр.