Центральная библиотека им. Г. Тукая

Бергәләп бизибез

Кешеләр борын-борыннан үзләрен эстетик ләззәт бирә торган әйберләр белән уратып алырга тырышканнар. Шартлы билгеләрдән, символлардан гади бизәкләр ясаганнар. Күптөрле бизәкләр белән чигелгән әйберләр саклагыч бөтиләр булып саналган.
Бүген милли бәйрәмебез – Сабантуенда китапханәчеләр актив эш алып барды: теләге булган һәркем үзенең күңеленә хуш килгән төрле төстәге фетрларны сайлап брошкалар ясады. Үз кулың белән эшләнгән милли бизәкле брошкалар милли җанлы кызлар өчен менә дигән бүләк.

Люди издавна старались окружить себя вещами, доставляющими эстетическое удовольствие. Делали простые узоры из условных знаков-символов. Изделия, вышитые разнообразными узорами, считались защитными оберегами. Сегодня на татарском национальном празднике Сабантуй библиотекари провели активную работу: каждый желающий мог выбрать фетр разных цветов и сделать оригинальную брошку в национальном стиле.