Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мәхмүт Хафиз улы Хөсәеннең тууына 100 ел

Шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәхмүт Хафиз улы Хөсәеннең тууына 100 ел (1923-1993)

1941 елда Кызылъяр шәһәрендәге татар урта мәктәбен тәмамлап, берникадәр вакыт пионерлар оешмасында тәрбияче, җирле газета идарәсендә әдәби хезмәткәр, «Экпенды» дигән сәнәгать артелендә мәдәни эшләр җитәкчесе булып эшли. Сугыш башлангач та, үз теләге белән фронтка китәргә гариза бирә. Әүвәл аны Үзбәкстандагы Әндиҗан шәһәрендә тизләтелгән мөддәтле артиллерия училищесында укыталар.
1947 елның җәендә гаскәри хезмәттән кайткач, шул ук елны Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, укуын тәмамлагач, озак еллар Татарстан китап нәшриятында редактор (1952–1954), матур әдәбият редакциясе мөдире (1954–1957) һәм өлкән редактор (1957–1975) булып эшли. 1975 елдан гомеренең ахырынача М.Хөсәен профессионал язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Шуннан соң кырык сигез ел буена дәвам иткән актив иҗат эшчәнлеге дәверендә әдипнең тезмә һәм чәчмә әсәрләре тупланган кырыкка якын китабы дөнья күрә. Сәнгати дәрәҗәсе төрлечә булган бу бай әдәби мирасның иң кыйммәтле өлешен башлыча кечкенә күләмле лирик парчалар, сонетлар, балалар өчен язган шигырьләр, юмор-сатира әсәрләре һәм аеруча җырлар тәшкил итә.

М.Хөсәен шигырьләренә татар, башкорт, казакъ композиторлары, яшь һәм үзешчән музыкантлар тарафыннан ике йөздән артык җыр языла. Шуларның халык арасында киң таралганнары шагыйрьнең «Толымнарың» (1977), «Әнием миләше» (1979), «Яшь җәлилчеләр» (1990) һ.б. китапларында урын ала.

Шагыйрьнең аерым шигъри әсәрләре украин, үзбәк, литва, таҗик, кыргыз, удмурт, мари, каракалпак һәм монгол телләренә тәрҗемә ителә. Рус һәм казакъ телләренә тәрҗемәдә исә аның өч китабы дөнья күрә (берсе – рус, икесе казакъчага тәрҗемә). Шагыйрь үзе дә тәрҗемә эше белән актив шөгыльләнә. Мәсәлән, 1972 елда Татарстан китап нәшрияты М.Хөсәен тәрҗемәсендә молдаван шагыйрьләренең сайланма шигырьләрен аерым китап итеп чыгара.

М.Хөсәен, ил буенча күп сәяхәтләр ясап, төрле төбәкләргә сибелеп яшәгән татарлар белән еш аралашкан һәм алар алдында үзенең, шулай ук башка татар шагыйрьләренең әсәрләрен артистларча оста укуы белән зур популярлык казанган трибун шагыйрь һәм татар әдәбиятының күренекле пропагандалаучысы да була. Бу игелекле мәгърифәтчелек эшен ул соңгы көннәренә кадәр дәвам иттерә.

Әдәбият һәм матбугат өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1983 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.