Центральная библиотека им. Г. Тукая

"Без Тукай шәкертләре" Сукырлар китапханәсе

Юк, үлмәде Тукай! Халык исән-

Алмаш буын килә буыннарга.

Һәрберсендә синең аваз яши,

Даһилыгың ирешер гасырларга!  (Луи Арагон) 

Түбән Кама әле уянмаган, 

Яфрак белән яфрак серләшә.

Йөрим таңда Тукай урамында,

Күңелем Тукай белән сөйләшә.

 Әйе, Тукай яши! Шуның мисалы булып, сукырлар китапханәсендә һәр елны, Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышлап, шигырь бәйрәме уздырылып килә. Быел да, сукырлар оешмасы членнары, китап укучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен ятлап килеп матур итеп сөйләделәр. Шулай ук, Тукай шигырьләренә язылган җырлар тыңлап- җырлап, шагыйрьнең иҗаты һәм тормышы турында әзерләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр, Тукайның кайбер шигырьләрен сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Шундый күңелгә якын, матур кичә татар халкының гимнына әверелгән- Тукаебызның “Туган тел” җырын бергәләп җырлау белән тәмамланды.