Центральная библиотека им. Г. Тукая

Нәүрүз мөбәрәкбад

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!
Салкын кыш үтте, ямьле яз җитте, яз белән бергә Нәүрүз бәйрәме килеп җитте. Нәүрүз – язны каршылау, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрәлә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар.
"Яшьлегем чишмәләре"нә йөрүче абый-апалар бүген бәйрәм кичәсенә үзәк китапханәгә кунакка килделәр. Җырлап-биеп, шигырьләр сөйләп күңелле итеп ял итеп киттеләр.