Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мин матурлык эзлим

Матурлык ул - сафлык, сабырлык ,
Күреп яши белсәң барын да.
Җан җылыңны бирсәң кешеләргә,
Иман нуры керер каныңа.
Хатын-кыз җир йөзендә яшәүче гүзәллек алиһәсе дә, иң назлы, иң шәфкатьле йөрәк иясе дә, иң көчле яратуга сәләтле зат та. Хатын-кыз - ул җан җылысы чыганагы, матурлык өлгесе, башка кабатланмас үзгә җан.
Бүген Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Мин матурлык эзлим..." дип исемләнгән әдәби- музыкаль очрашу узды.Очрашу кунагы "Остазлар" проекты җитәкчесе Яр Чаллы шәһәрендә яшәп, әби-бабайлардан калган чигүле ядкарьләрне киләчәк буынга тапшыру өчен зур эшләр башкаручы Гөлфия Хәлиуллина. Мөселман һәм татар орнаментларын кулланып чигелгән сөлге, намазлыкларның тарихы белән танышып, җыр һәм шигърият белән үрелеп барган очрашу күңелләрдә якты эз калдырды.