Центральная библиотека им. Г. Тукая

Дуслар җыелган җирдә

30 июль - Халыкара дуслык көне буларак билгеләнә. Әлеге көн вакыйгалар календарендә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе булып санала.
Нәрсә соң ул дуслык? Бу сорауга күп төрле җавап бирергә була. Дуслык - кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң күркәм бер төре. Ул карашлар, фикерләр уртаклыгына, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итүгә нигезләнгән мөнәсәбәт. Дуслыкның кызлар, егетләр дуслыгы, халыклар, туганнар дуслыгы, профессиональ дуслык, китап белән, табигать белән дуслык кебек төрләре бар.
27 июльдә шәһәребезнең олы буын вәкилләре «Дуслар җыелган җирдә дигән әдәби-музыкаль кичәдә катнаштылар. Дуслык турында сөйләшеп, мәкаль-әйтемнәрне искә төшереп, "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзасы, шагыйрә Фәнүзә Сабирова укуында шигырьләр тыңлап, җырлап-биеп күңелле ял иттеләр.