Центральная библиотека им. Г. Тукая

Мин җырларым белән бәхетле

Халык күңелен аңлыйсың килсә, аның җырларын тыңла, диләр. Ләкин җырлар үзеннән-үзе генә тумый, аларны сәләтле, моңлы шәхесләр генә иҗат итә ала.

Бүгенге көндә җыр мәйданын Разил Вәлиев иҗатыннан башка күз алдына китерүе мөмкин түгел. Аның җырларында тормыш матурлыгы һәм мәхәббәт сагышы, халык язмышы һәм киләчәккә өмет – һәммәсе дә бар.

Разил Вәлиевнең «Ватаным», «Сагынам», «Нигә, әни, нигә картаясың?», «Иң якты йолдыз» һәм башка бик күп җырлары чишмә кебек иркен һәм талгын агышлы. Әйтерсең, алар каләм белән ак кәгазьгә язылмаган, ә йөрәктән саркып чыккан.

Тынгысыз күңелле, сизгер йөрәкле, олы җанлы шагыйрь генә халык күңеленә барып җитәрлек шундый җырлар иҗат итә ала.

Әдипнең җырлары белән якыннанрак танышасы килгән шәһәрдәшлеребезгә Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә "Мин җырларым белән бәхетле..." дип аталган күргәзмә эшләнде. Килегез, күрегез, танышыгыз!